Чүпрәле районы газетасы

 

№ 77 (8515)

1 октябрь, 2010 ел

 

Россиягә һәрберсе мөһим

 

     Шундый девиз астында 14 октябрьдән 25 октябрьга кадәр “2010 елгы халык санын алу” узачак. Мондый зур эш барышында көтелмәгән хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин. Бу унайдан милиция хезмәткәрләренә дә зур җаваплылык йөкләнгән.

     Тулаем алганда, халык санын исәпкә алу кампаниясен үткәрүгә хәзерлек буенча киң масштаблы, планлы эш алып барыла. Җанисәпнең төп этабы көннәрендә халык санын исәпкә алучыларның куркынычсызлыгын, исәпкә алу биналарының һәм андагы документларның сакланышын тәэмин итү зур җаваплылыкка алынды. 2010 елның 14 октябреннән 25 октябренә кадәр халык санын исәпкә алу һәм моңа хәзерлек барышында җәмәгать куркынычсызлыгының һәм хокук саклауны тәэмин итү, террорчылык актларын, җәмәгать тәртипләрен төркемле бозу яки башка тәртипсезлекләрне булдырмау максатында район эчке эшләр бүлеге тарафыннан барлык исәпкә алу һәм инструкторлык участоклары тикшерелде. Халык санын алу вакытында төрле күңелсез хәлләр килеп чыкмасын һәм халык исәп алучылардан шикләнмәсен өчен фатир һәм йортлар буенча йөрүчеләргә махсус киемнәр кидерәчәкләр. Аларның “2010-исәпкә алу” язулы зәңгәр шарф, портфель, күкрәгендә барлык мәгълүматлары күрсәтелгән бейджигы һәм сыбызгысы була. Шулай ук аның паспорты да үз янында булырга тиеш. Җанисәп алучылар 12 көн дәвамында һәр көнне сәгать 8дән кичке 9га кадәр эшлиячәкләр.

     Әгәр үзен халык санын исәпкә алучы буларак таныштыручыга карата сездә шикләнү туса, бу турыда үзең яшәгән шушы авыл җирлегенә, хезмәт күрсәтүче участок уполномоченный милициясенә яки 02, 2-20-45 телефон номеры белән район эчке эшләр бүлегенең дежур частена хәбәр итәргә кирәк.

 

 

Әмир АХМЕДОВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигының халык белән эшләү буенча ярдәмчесе, милиция лейтенанты.