Чүпрәле
районы газетасы
№ 68 (8506)
1 сентябрь, 2010 ел
Сан алучыдан нәрсә сорала?
Илебездә халык санын исәпкә алу ике
мәсьәләне хәл итә – тулаем һәрбер
авылда халыкның санын белүне һәм демография, икътисад,
социаль мәсьәләләрне анализлауны.
Халык санын исәпкә алуның нигезе:
-
билгеле бер урында
яшәүгә, торакка хокукы бармы-юкмы, яшенә
һәм шәхесенә карамыйча, беркемне дэ читкә
какмыйча һәр гражданинны (ләкин икенче тапкыр
исәпләмичә) исәпкә алу;
-
конкрет кешеләрдән сораштыру
юлы белән мәгълүматлар җыю;
-
сорауларга җавапларда
кешеләрнең үзбилгеләнүе. (Бу алардан документ
сорамыйча торып, бары тик сорауларга җавап бирү
тәртибендә исәпкә алуны аңлата);
-
халыкны
исәпләүдә алынган мәгълүматларның
сакланышы. Ул турыда һәр исәпкә алу
кәгазендә сер итеп саклау (конфиденциально) дигән язу бар
(мәгълүмат алучы тарафыннан гарантияләнә).
“Бөтенроссия халык санын исәпкә алу” буенча Федераль Закон (8
нче маддә) нигезендә исәп алу кәгазе
битләрендәге кеше турындагы мәгълүматларны
сөйләп йөрү, тарату рөхсәт ителми, алар
бары тик рәсми статистика мәгълүматларын формалаштыру
максатында гына файдаланыла.
Халык санын исәпкә
алуга бер айдан артык кына вакыт калып бара. Безнең районда аны
үткәрү чорына хезмәткәрләр штаты тулысынча
тупланды. Алар өч белгечлек буенча: стационар участок ,исәпләүләр
участогы, исәпкә алучы һәм инструктор булып
эшлиячәкләр. Инструкторлар 4 октябрьдән алып 3
ноябрьгә, исәп алучылар 8 октябрьдән 29 октябрьгә
кадәр хезмәт итәчәк. Исәп алучылар өчен 8
октябрьдән 13 октябрьгә кадәр махсус укулар оештырылачак
һәм алар 14 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр
турыдан-туры халыктан сорауларга җавап алу белән мәшгуль
булачак. Исәпкә алучылар кешеләрнең төп
эшләреннән яки укудан буш вакытларында сораштыру
үткәрә алалар. Инструкторлар тулы көн дәвамында
эш белән мәшгуль булачак.
Документларның компьютерлар
укырлык итеп тутырылуы бик мөһим. Бу эшне сыйфатлы итеп башкару
өчен исәпкә алучының кулъязмасы аңлаешлы, танырлык
булырга тиеш. Сан алучылар әдәпле, ягымлы һәм
түземле булырга тиешләр. Шунысы әһәмиятле, халык
санын исәпләүләр вакытында хисапчыларга төрле
характердагы һәм кәефтәге кешеләр белән
очрашырга туры киләчәк. Әмма хисапчының бурычы – алар
белән уртак тел табып, үзенең эшен үзвакытында сыйфат
белән башкару, бу эшнең илебез һәм граждан өчен
файдасын аңлату.
Бөтенроссия халык санын
исәпкә алу буенча
район вәкиле Борис Елифанов