|
|
(“Арский вестник”) Арча муниципаль районының иҗтимагый-сәяси
газетасы |
|
|
|
||
|
Газета 1930
елдан чыга |
№ 76-77
(10175)
2 июль
2010
ХАЛЫК САНЫН ИСӘПКӘ
АЛУ ТАРИХЫ
Халык санын алу тарихы борынгы заманнарга
барып тоташа. Таркау, бер-берләре белән сугышып-талашып яткан урыс
кенәзләре монгол-татарлары кулы астына керүгә ясак түли
башлый. Беренче 30 ел эчендә һәр 10 ел саен халык саны алына
башлый.
Бу эшне башта монгол-татарлар үзләре
башкара. Соңрак бу эш урысларның үз кулларына тапшырыла. Иван
Данилович Калита заманыннан башлап русларның әкренләп берләшүе
башлана. Соңрак Рәсәйнең үз дәүләте
барлыкка килгәч тә халык саны алу дәвам иткән. Писцовые
книги исемнәре белән алар безнең көннәргә
килеп җитәләр. Петр патша заманыннан башлап халык саны алу
150 ел эчендә 10 тапкыр уздырыла. Беренчесе - 1719, соңгысы
1858-1859 елларда була. Бу язмалар дәүләт архивларында
саклана һәм “Ревизские сказки” дип атала. Белгәнебезчә,
патшага халык баету өчен кирәк була һәм салым йорт
башыннан түгел, ә кеше башыннан, ягъни кеше саны буенча салына
башлый. Бөтен Рәсәй буйлап соңгы халык санын алу 1897
елда уздырыла.
Безнен хәзерге Арча районы җирлегенә
кергән якын-тирә авылларда сан алу ничек узган соң? Казан
губернасын элек өязлэргә бүлгәннәр. Ә өязләр
волостьларга бүленгән.
Халык саны алу башта бик нык каршылыкка
очрый. Бигрәк тә Мамадыш өязенә
кергән караңгы авылларда, хатын-кызлар арасында үз-үзләренә
кул салырга теләүчеләр, чәчләрен йолкып, битләрен
тырнап елаучылар күп булган. Моның төп сәбәбе
халык арасында таралган төрле имеш-мимешләр була: татарларны
санагач та чукындыралар икән, балаларны мәҗбүри рус мәктәпләренә
бирәчәкләр икән һ.б.
Халыкны санау комиссиясе төзелә.
Анда үз теләге белән акчага эшләүчеләр
языла, укый-яза белүчеләр, мулла-мөгалимнәр, авыл
старосталары да катнаша.
Күлтәс авылы кешеләреннән
булган крестьян Әхмәтҗан Таһиров, Сөләйман
Ибатуллин Казанбашка килеп авыл халкын сан алучыларга каршы чыгарга өндиләр.
(Бу вакытта Күлтәстә танылган дин белгече, философ Шәмсетдин
Күлтәси була (1856-1930) һәм ул да халык саны алуда
актив катнаша). Казанбаштан Югары һәм Урта Пошалым авылларына китәләр.
Исәпләре бу авылларда да халыкны сан алучыларга каршы күтәрү
була. Лэкин планнары барып чыкмый, аларны Югары Пошалым авылында кулга алалар.
Шундый күңелсезлекләр башлангач Казанбаш авылына Казаннан 3
рота солдат белән губернатор Г.П.Полторацкой килеп төшә. Ул
9-18 гыйнварда Казанбашта була, аннары Олы Әтнәгә тәртип
урнаштырырга дип китә. Мәңгәр, Әтнә
авылларында кайсыбер кешеләр кулга алына, суктырылалар.
Үз теләкләре белән
санаучы булырга теләк белдерүчеләрнең исемнәре бүгенге
көнгә кадәр сакланган: Мөндештән Лотфул Рахим
Мостаев, Күлтәстән Шәмсемөхәммәт
Нурмухаммәтов, Наласадан Шәфигулла Фәтхуллин, Көектән
Сабир Галиев, Олы Әтнәдән Гариф Хәбибуллин
(акчага), Арча мещаны Югары Курсада яшәгән
Закир Хәсәнов һәм тагын исемнәре билгеле 15
мулланың 12се, Иске Ашит крестьяны Галиулла Галимов. Бу вакытта Иске Кырлай авылының 2нче мәхәлләсендә
имамлык иткән мулла Сафин Вафа Гыйндалиев халык арасында бик зур аңлату
эшләре алып бара. Ул авыл агайларын мәчеткә җыйнап эшнең
асылын төшендерә. Нәтиҗәдә авылда сан алу
тыныч уза.
Сан алу 1897 елның октябрь ае ахырында
төгәлләнә. Мәгълүматлардан күренгәнчә,
халык саны алунын нәтиҗәләре түбәндәгечә
була: татарлар Казанда 28520 кеше, Арчада -161 кеше. Монда язылганнар әлеге
халык саны алуның бик аз өлешен генә күзалларга мөмкинлек
бирә.
Бүгенгә
әйләнеп кайтсак, белгәнебезчә, инде килеп, быел безне
тагын санаячаклар. Артканбыздырмы, кимегәнбездерме, анысын әле
белмибез. Халык саны алу дәүләт күләмендә
башкарыла һәм бик кирәкле эш булып санала.Үз
чиратыбызда, безгә дә сан алуда актив катнашып, санаучыларга
булышлык итеп, аларга кыенлыклар тудырмаска кирәк.
Фәрит Салих
Арча