«ЯКТЫ ЮЛ»
Тукай районы газетасы
№ 102-103(5265- 5266)
03.09.2010
Без ничәү?
Тиздән бу сорауга җавап табылачак. Бу сан илнең икътисади торышын көйләргә гаять зур этәргеч булачак, дип фаразлый белгечләр, чөнки безнең киләчәгебез, тормыш-яшәешебез бу саннарның төгәллегенә турыдан-туры бәйле. Сан алуга әзерлектә авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләренең роле әйтеп бетергесез зур. Алар халык һәм дәүләт арасындагы күпер кебек. Бу әһәмиятле чарага әзерлек төрле җирлекләрдә төрле формада, төрле мәдәни чараларга бәйләп уздырыла. Халык аларда, бердән, рәхәтләнеп ял итә, очрашып аралаша, икенчедән, мәгълүматын арттыра.
Р. Сәетгәрәева.
Җикәнле Күл авылында үткәрелгән “Урам бәйрәме” дә Бөтенроссия халык санын алуга багышланды.
Бәйрәмгә дәрт, җыр-моң
өстәргә район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә килгән
иде. Авылның яшь үзешчәннәре
Н. Андаржанова, А. Сәүбәнова, Ф. Габсаматова җитәкчелегендәге
“Умырзая” бию коллективы
биючеләре дә сәхнә осталарыннан
калышмадылар. Бәйрәмне мәдәният
йорты директоры Г. Ямалиева
оештырды. Авыл тарихы, аның тырыш халкы турында искә алды. Әлеге бәйрәмгә авыл җирлеге башлыгы Р. Дусадбеков та килгән иде. Ул авыл
уңганнарына, кулларын кысып,
истәлекле бүләкләр тапшырды.
Көн яңгырлы, суык булуга
да карамастан, җырладык- биедек,
уйнадык-көлдек, кызыклы уеннар
аша сан алуга кагылган сорауларыбызга тулы җавап таптык, дип хәбәр итте безгә
Җикәнле Күл авылында
яшәүче Ә. Баева.
***
“Сан алу һәркем өчен мөһим” дип аталган кызыклы викторина Иске Җирекле авылында да узды.
Авыл китапханәсендә балалар
катнашында узган әлеге
чарада укучылар саннар патшалыгында булып кайтты. Алар
ил һәм дөньядагы иң зур шәһәр һәм аның халык
саны белән таныштылар, үз җирлекләрендә
күпме халык һәм гаилә яшәгәнлеге
турында хәбәрдар булдылар.
Соңыннан “Мин, син, ул, алар – без бергә
тату гаилә” дигән темага асфальтка ясалган рәсемнәр
конкурсы узды. Балалар, берсеннән-берсе уздырып, сан алуның мөһимлеген чагылдырган рәсемнәр төшерде.
***
Мәләкәс авыл китапханәсендә “Түгәрәк өстәл” янында узган мөһим әңгәмәдәге кунаклар арасында район статистика һәм “Яр Чаллы” телерадиокомпания вәкилләре дә катнашты.
“Без бәхетле
киләчәккә ышанабыз” дип исемләнгән чарада аңлату эшләре белән бергә, бу теманы иң киң чагылдырган иншалар бәйгесе
һәм рәсем конкурслары уздырдык, дип яза безгә әлеге
җирлекнең авыл китапханәчесе Л. Фәртдинова.
***
“Бөтенроссия халык исәбен алу-2010”га багышланган “Авылымның матур бер киче”
дип исемләнгән күчмә концертлар шулай ук Иштирәк авыл җирлегенә караган Аулаш авылында да шау-гөр килеп узды. Халыкка бу эшнең мөһимлеген аңлату эшләре октябрь аена кадәр дәвам итәчәк.