«САБА ТАҢНАРЫ»

 

60 (9468)

2010, 4 август

 

 

 

«Шигъри  тәлгәшләр» бәйгесе

 

Шекше мәдәният йортында октябрь аенда булачак Бөтенроссия халык санын алуга багышлап балалар арасында игълан ителгән “Шигъри тәлгәшләр” иҗади бәйгесенең йомгаклау кичәсе үткәрелде. Кичәне алып баручылар иң элек тамашачыларга мөһим кампаниягә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Җавап бирүдә актив катнашучылар бүләкләнде.

Халык санын алуга кагылышлы шигырь язу укучыларга өй эше итеп җиткерелгән иде.Бөтенроссия халык санын алу темасын яктырткан иҗади бәйгедә беренче урыннарны Адилә Зиннәтова, Айгөл Габделхакова алды. Икенче урын да  ике укучыга – Алинә Ханнанова белән Нурсинә Мирзагалләмовага бирелде. Өченче урында Әмир Хисмәтов. Аерым номинацияләрдә  җиңүчеләр булып Ания Вәлиева (“Иң патриотик шигырь”), Алия Габделхакова  (“Туган илен сөюче”), Зәринә Хафизова (“Татар баласы”), Зәлинә Зәйнәгыева  (“Тирән эчтәлекле шигырь”), Руфинә Сафина (“Шигъри җанлы”), Булат Гыйләҗетдинова (“Яшь каләм иясе”)  танылды. Аларга бәйгенең спонсоры – “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Саба җирле бүлекчәсе әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Халык санын алуда мәгүлүмати-аңлату эшләрен актив алып барганы өчен мәдәният йорты директоры Л.Хисмәтовага “Бердәм Россия” партиясенең Рәхмәт хаты бирелде.