|
|
(“Арский вестник”) Арча муниципаль районының
иҗтимагый-сәяси газетасы |
|
|
|
|
|||
|
Газета 1930 елдан чыга |
№ 78 (10176)
7 июль 2010
Октябрь аенда
үтәчәк Бөтенроссия халык
санын
алуның әһәмияте, үзенчәлекләре
хакында
газетабызда язган идек инде. Әлбәттә,
зур
күләмле чараларга әзерлек эшләре алдан
башлана.
Ә районыбызда халык санын алуга
әзерлек
ничек бара?
Халык санын алуны үткәрү
буенча район комиссиясе рәисе урынбасары Рафил Исмәгыйлевка әнә шул хактагы сораулар
белән мөрәҗәгать иттек.
- Рафил Рәисович, мондый зур чараларны
үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү
мөһим. Сан алучыларның һәм халыкның
куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе ничек
хәл ителә?
- Бу мәсьәләгә игътибар
аеруча зур. Халык санын алуны үткәрү чорында тәртип
саклау, мәгълүмат җыючыларның һәм мәгълүматны
бирүчеләрнең дә иминлеген тәэмин итүне
көчәйтү буенча чаралар күреләчәк. Алданмас
өчен шуны да белеп торыгыз: сан алучыларга махсус голограмма
һәм ялган документ ясаудан саклануның берничә
дәрәҗәсе булган таныклык биреләчәк, ә
ул исә паспортны күрсәткәндә генә
дөрес булып санала. Моннан тыш һәр сан алучыда сан алу
битләре салынган махсус портфель һәм баш киеме булачак. Сан
алучы персоналның иминлеге мәсәьәләсе дә
хәл ителгән. Район эчке эшләр бүлеге ярдәме
белән алдан ук имин булмаган
гаиләләр йортлары һәм фатирлары исемлеге
төзеләчәк, мондый йортларга исә сан алучылар милиция
хезмәткәрләре белән бергә
йөриячәкләр.
- Тик шулай да сан алучыларны
өенә кертергә теләмәгән кешеләр
дә очрамый калмас. Бу очракта тагын башка берәр җирдә
сан алу битен тутырып булачакмы?
- Андый очраклар өчен махсус стационар
пунктлар оештыру күздә тотыла. Бирегә килеп үзең
хакында мәгълүмат бирергә мөмкин булачак. Шулай ук “кайнар элемтә телефоны” да эшләячәк.
Халык санын алу башланганчы стационар участокларның адреслары
һәм аларның телефоннары массакүләм мәгълүмат
чаралары һәм мәгълүмат такталары аркылы халыкка
хәбәр ителәчәк.
- Районда бу чарага әзерлек
йөзеннән бүгенгә әле нәрсәләр
эшләнде?
-
Тагын бер кат исегезгә төшерәм: әлеге зур вакыйгага
әзерлек 2008 елда ук башланып киткән иде. Бу эшләр муниципаль
район башлыгы Алмас Назиров җитәкчелегендә тормышка ашырыла.
Үткән елда иң мөһим мәсьәлә
хәл ителде – районның торак пунктлары һәм Арча
шәһәренең барлык йортларының исемлеге булдырылды.
Июль – август айларында теркәүчеләр җирлектәге
формалашкан базаны тикшерделәр.
- Шәһәребезнең һәм авылларның адреслар хуҗалыгы ни хәлдә?
- Дөресен әйтергә
кирәк: халык санын алу һәрвакыт бу юнәлештәге
эшне тәртипкә китерү өчен менә дигән чара.
1228 такта, йорт номерлары белән 8232 билге яңартылды
һәм эленде. Әлеге эш инде төгәлләнде.
- Әлбәттә,
халык санын алу барышында вакытлыча хезмәткәрләр күп
кирәк булачак. Төгәл саны билгелеме инде?
- Арча районының статистика бүлеге
җирле үзидарә органнары белән берлектә сан алу
кадрларын сайлау буенча эшне башлап җибәрде. Халык санын алу
барышында барлыгы 224 кеше (резерв белән бергә) таләп ителәчәк.
Болар: предприятие, оешма
хезмәткәрләре, студентлар,
авылдагы интеллигенция, мәшгульлек үзәгендә
исәптә торучылар, пенсионерлар, хуҗабикәләр.
Шулай ук штаттан тыш хезмәткәрләр дә таләп ителәчәк.
Төрле предприятиеләрнен, учреждениеләрнен, тулаем
мәшгуль булмаган хезмәткәрләрен, уку йортлары укытучылары һәм
укучыларын, социаль хезмәтләр һәм иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләрен,
эшсезләрне сан алу чорына вакытлыча эш белән тэмин итә
алабыз.
- 2010
елгы Бөтенроссия халык санын алуга
нәтиҗәләр кайчан ясалачак?
- Беренче
нәтиҗәләр, ягъни халык саны, шул исәптән
ирләр һәм хатын-кызлар саны,
авылныкы һәм шәһәрләрнекенә
бүленеп, 2011 елнын апрелендә үк билгеле булачак. Ә иң
соңгы
нәтиҗәләр
график белән ярашып
2011 – 2012 елларда ясалачак. Барлык рәсми
мәгълүмат алга таба
Росстат сайтында урнаштырылачак.
-
Әлбәттә,
эле газета укучыларыбызда да
сораулар тумый калмас,
бу очракларда кемгә
мөрәҗәгать
итәргә?
-
Бездә “кайнар элемтә
телефоны” эшли һәм сораулары
булган кешеләр 3-19-44
телефон номерына шалтыратып
җавап алырга мөмкиннәр. Рәхим итегез!
-
Әңгәмәгез
һәм
җавапларыгыз өчен рәхмәт.