БЕЗНЕҢ ЧИРМЕШӘН
Чирмешән муниципаль районы
чәршәмбе 7
июль 2010 ел
№ 56 (8580)
ТӘРТИП БУЛЫРГА ТИЕШ
«Бөтенроссия халык санын алу турында»гы федераль закон
нигезендә, 14-25 октябрьдә уздырылачак халык санын алу кампаниясендә эчке эшләр
бүлеге хезмәткәрләренә дә
зур бурычлар йөкләнә.
Халык санын алуның уңышлы үтүендә участок
уполномоченный милиционерларының өлеше
аеруча зур. Алар сан алу участокларында тәртип
саклау,
сак оештыру,
сан алучыларның куркынычсызлыгын тәэмин
итү мәсьәләләрен хәл итәргә тиеш булалар. Болардан тыш милиционерлар сукбай балаларны һәм билгеле яшәү урыннары булмаган кешеләрне дә
исәпкә алуда ярдәм итәчәкләр.
Бүген бу саннар төгел
билгеле
түгел, ә алар дәүләтнең социаль хәленә анализ
бирү өчен дә
зур әһәмияткә ия. Шулай ук, илдә мигрантлар саны
да төрлечә күрсәтелә. Халык санын алгач, әлеге мәгълүмат та ачыкланыр дип көтелә. Милиция
хезмәткәрләре һәм дәүләт статистика
органнары
белән берлектә эшләсәләр генә
бу өлкәдә нәтиҗәләр уңай
булыр.
Наилә Чиглакова,
халык санын алу буенча вәкаләтле вәкил.