
№ 70(9478) Саба районы газетасы
08.09.2010г.
Халык санын
алу – 2010
Мәгълүмат
дөреслеге мөһим
– Римма Исламовна, кунакчыл халкыбыз
өчен сан алучы белән аралашу үзе бер
куаныч. Шулай да моңа ничек әзерләнергә?
–
Халык санын алу – ил күләмендә мөһим вакыйга, шулай да кешеләрдән
моңа махсус әзерлек таләп ителми. Иң мөһиме
шул: сан алучыга бернинди документлар да күрсәтергә
кирәкми. Беркемнән дә паспорт та, яшәү урыны турында белешмә дә, туу, никах, белем турында
таныклык, диплом да сорамаячаклар.
Бланкларда “фамилия, исем,
әтисе” яки “прописка урыны” дигән
графалар юк. Туган елны, туу урынын,
туган телеңне, милләтеңне телдән генә
әйтәсе. Торак, яшәү шартларын ачыклау өчен
тутырылачак бланктагы сораулар да бик гади. Әйтик, йортның
кайчан төзелүен төгәл әйтүнең
дә кирәге юк. Бу сорауга җавап
бирү өчен вариантлар
мондый: 1957 елга кадәр,
1957-1970, 1971-1995, 1996-2002 еллар һәм аннан соңгы чор. Бу очракта кирәкле
вариантны уйлап тормыйча да
әйтергә
мөмкин. Гомумән,
сораулар шулай итеп төзелгән, аларга җавап бирү
өчен, озак вакыт кирәкми. Сан алу өчен 15-20 минут вакыт
җитә, әмма шушы рәвешле тупланган
мәгълүматлар кешенең
алдагы 10 ел тормышында чагылачак. Әйтик, 2002 елгы сан алу
мәгълүматлары нигезендә “Сәламәтлек”,
“Һәркем алырлык торак”, “Мәгариф” һәм башка
өстенлекле милли проектлар эшләнде һәм алар бүген
дә гамәлгә ашырыла. 2010 елгы халык санын алуның девизы
да матур яңгырый: “Россия өчен һәркем
мөһим!”
– Сан алучы биргән сорауларга җавап бирмичә дә
калырга мөмкинме?
–
Әгәр кеше кайбер сорауга җавап бирергә теләми
икән, аңа карата бернинди
санкция кулланылмаячак. Әмма
гомумиләштерелгән сан алу дөрес булмаган саннарга
нигезләнелсә, аның нәтиҗәләре буенча
кабул ителәчәк карарларда да төгәлсезлекләр
булачак. Статистика мәгълүматлары күпме мәктәп,
балалар бакчалары, юллар, хастаханәләр, кибетләр
кирәклеген ачыклау өчен дә кирәк. Шуңа күрә сорауларга җавап
бирү һәм дөресен
яздыру мөһим.
–
Сан
алу кампаниясе башлангач та,
аңа кагылышлы
законнарда үзгәрешләр булды. Шулар белә укучыларны да
таныштырыйк әле.
– Агымдагы
елның 27 июлендә “Россия Федерациясенең аерым закон
актларына
үзгәрешләр кертү турында”гы 204нче санлы
Федераль закон чыкты һәм шуның нигезендә халык
турында мәгълүмат җыю
тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Әйтик, элек
кешенең милләте турында мәгълүмат, әгәр
бланкның тиешле бүлеге җавап
бирүченең үзе тарафыннан тутырылса гына, алынган булып
санала иде. Әмма 2010 елның апрелендә
Себернең ерак районнарында үткәрелгән халык санын алу
һәр кешенең дә үз милләтен
мөстәкыйль язарга сәләтле түгеллеген күрсәтте. Закон чыгаручылар
тарафыннан болар да исәпкә алынды. Нәтиҗәдә
204нче санлы закон нигезендә “Бөтенроссия халык санын алу турында”
федераль законга үзгәреш
кертелде һәм хәзер милләт турындагы графаны
сан алучы җавап бирүче сүзләре буенча да
тутыра ала. Шулай ук “Шәхси мәгълүматлар турында” Федераль
законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә махсус
категориягә караган милләт турында шәхси
мәгълүмат сан алу вакытында
бирелгән ирекле
мәгълүмат буларак эшкәртелә ала.
– Болай булгач,
безне дөрес итеп санарлармы соң?
– Сан алу ниндидер милләтне бетерү
яки яңасын барлыкка китерү
максатын куймый. Әмма безгә
милләт буларак, үзебезне сан ягыннан киметмәү
мөһим. Сабаны саф татар районы дияргә мөмкин. Беркем дә үзен
кызык өчен генә “болгар” яки “мишәр”гә әйләндермәс.
Районыбызда да катнаш
гаиләләр шактый, аларда да милләтне күрсәтү
татар халкының гомуми саны файдасына хәл ителер диясе килә. Моның һәркемнең
шәхси эше икәнлеген онытмыйк.
Ф.Мәүлетов
Милләтем яшәр
Сан
алулар нигә кирәк?–
Барлар өчен
халыкны.
Дөреслекне әйтер
өчен,
Белер
өчен хаклыкны.
Исәп алу
көне килде:
Без
– утыз, кырык, илле.
Читтә
калырга ярамый,
Дөрес аңлагыз
инде.
Сумка
аскан апа керер:
Милләтебезне сорар.
Шушы
җаваплы вакытта
Татармы йокымсорар!
Горурланып әйтер һәркем,
Татарлыгын яшермәс.
Сан
алуда сынатмабыз
Милләтем
яшәр, үлмәс.
Айгөл
Габделхакова,
Шекше
урта мәктәбе укучысы.