№ 63(9471)
13.08.2010г.
Халык санын алу – 2010
Беркем
дә читтә калмый
Россиядә яшәүче һәрберебез
өчен илкүләм вакыйга булачак халык саны
алуның әһәмиятен укучыларга аңлату буенча
Әбрар Кәримуллин исемендәге китапханәләр
системасында да максатчан эш алып барыла. Шушы уңайдан Саба
районының халык саны алу мәсьәләләре буенча вәкаләтле
вәкиле Римма Миннебаева белән даими элемтәдә торып
эшлибез.
Чаралар планы халык санын алуда
төрле категориядәге гражданнар җәлеп ителүен
исәпкә алып уздырыла. Мәсәлән, һәр
китапханәдә шул максаттан стендлар булдырылды.
Мәгълүмат өстәле көндәлек яңалыклар
белән тулыландырып барыла.
Июль аенда Килдебәк авыл
китапханәсендә яшьләр белән
үткәрелгән “Россиядә халык санын алу тарихы”
дигән викторинада 25 кеше катнашты. Корсабаш авыл
китапханәсендә “Халык санын алу нигә кирәк?” дип
аталган тематик сәгать уздырылды. “Безне саныйлар”
дип исемләнгән мәгълүмат почмагында матбугат
битләрендә басылып чыккан материаллардан тупланган
язмаларга күзәтү ясалып барыла.
Балалар өчен Югары Симет
китапханәсендә “2010 ел - халык саны алу” дигән темага
патриотик сәгать, Иске Икшермә китапханәсендә “Без ничәү?”
дигән рәсем конкурсы, Югары Шытсу китапханәсендә
“Һәрбер кеше мөһим”
дип аталган эшлекле уен уздырылды.
Рәмзия Латыйпова,
район үзәкләштерелгән
китапханәләр
системасының
әйдәп баручы методисты