Чүпрәле районы газетасы

 

№ 80 (8518)

13 октябрь, 2010 ел

 

Тарихка кереп калыйк!

 

   Чүпрәле муниципаль район башлыгы Тимур Нагумановның район халкына “Бөтенроссия сан алу – 2010” кампаниясе белән бәйле мөрәҗәгатендә түбәндәгеләр әйтелә: “Россиягә һәркем мөһим. Сан алуда катнашу һәр кешенең һәм гражданинның җәмәгать бурычы булып тора. Ул дәүләтнең үз гражданнарына карата ышанычына нигезләнә. Сан алуның сыйфаты һәм халыктан алынган статистика мәгълүматларының дөреслеге безнең сезнең белән бергәләп биргән мәгълүматка бәйле. Әлеге мәгълүматлар нигезендә Россия Федерациясе һәм аның субъектларының социаль-икътисадый үсеш параметрлары исәпләп чыгарыла, кешеләрнең белем, мәдәни һәм башка ихтыяҗлары финанслана. Безнең район халкы сан алуда һәрвакытта да оешканлык һәм бердәмлек белән аерылып торды һәм, минем уйлавымча, хәзерге вакытта да үз активлыгын күрсәтеп ил тарихына кереп калыр”.