15 сентябрь 2010 ел.

Тулы һәм дөрес мәгълүмат алу өчен

 

 

Дүшәмбе көнне район Советының киңәшмәләр залында  халык санын алуга багышланган оештыру киңәшмәсе булып үтте. Анда авыл җирлекләре башлыклары, сәркатиплары җитәкчелегендә урыннардагы халык санын алучылар җыелган иде. Киңәшмәдә чыгыш ясаган район статистика бүлеге җитәкчесе Тимершәех Кыям улы Хадиев һәм Бөтенроссия халык санын алу буенча райондагы вәкил Рөстәм Хәмит улы Гарипов быелгы халык санын алуның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген тагын бер кат билгеләп үттеләр, оештыру мәсьәләләре, эш тәртибе белән таныштырдылар,  сан алучыларны эш дәверендә бик игътибарлы булырга чакырдылар, аларның сорауларына җавап бирделәр. Быелгы сан алу кампаниясе турында матбугатта аз язылмаса да, кайбер сорауларга ачыклык кертү максатыннан, без Рөстәм Хәмит улы Гариповка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм Хәмитович, халык турында мәгълүматлар төрле административ чыганакларда, мәсәлән, паспорт өстәлләрендә,  салым инспекцияләрендә бар. Шулай булгач, сан алу нигә кирәк дигән сорау да туа.

– Төрле чыганаклардагы мәгълүматлар халыкның аерым бер өлеше турында гына. Мәсәлән, паспорт өстәлендә кешенең пропискасы гына күренә, чынлыкта ул илнең икенче почмагында яшәп ятарга мөмкин. Сайлаучылар исемлегендә 18 яшькәчә балалар һәм тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр юк. Мондый чыганаклар шулай ук халыкның белем дәрәҗәсе, теле турында мәгълүмат бирми. Безнең илдә халык регистры да юк. Димәк, сан алу халык турында объектив  мәгълүмат җыюның бердәнбер юлы.

– Иң элек сан алуның төп принципларына тукталып китик әле.

– Сан алу ике төп мәсьәләне хәл итә – халыкны исәпләү һәм һәр торак пункттагы, гомумән, илдәге халыкка демографик, икътисади һәм социаль характеристика бирү. Монда төп принциплар: халык санын алуның гомумилеге – һәркем, җенесенә, яшенә карамастан, әлеге торак пунктта, йортта пропискада торамы, юкмы, исәпкә алынырга тиеш; мәгълүматларны конкрет кешеләрдән сораштыру юлы белән алу; халыкның үзбилгеләнеше – сан алу, кешедән бернинди документ сорамыйча, аның җавабына нигезләнеп үткәрелә. Сан алгандагы мәгълүмат конфиденциаль булырга тиеш, ягъни аларны фаш итү, сөйләп йөрү тыела. “Конфиденциально” сүзе сан алу листогына ук язылып куелган. Бланкта кешенең фамилиясе дә, исеме дә күрсәтелми. Алынган мәгълүматлар официаль статистика хәбәрләрендә җыелма мәгълүмат буларак кына кулланыла.

Гражданнар кайбер сорауларга җавап бирүдән баш тартса яисә ялган мәгълүмат өчен җавап бирәме?

Юк. Җаваплар, кабатлап әйтәм, бернинди документсыз, алар сүзеннән генә языла. Әмма сан алучыга ялган мәгълүмат биреп утыруның да мәгънәсе юк.

Фатирда яшәүче берәү башкалар өчен дә җавап бирә аламы?

– Ала, әгәр алар турында төгәл мәгълүмат белсә. Белми икән, сан алучыга башкаларның кайчан өйдә булачагын хәбәр итәргә тиеш.

Рөстәм Хәмитович, районда сан алу ничек оештырыла соң?

– Район территориясе ике сан алу участогына бүленгән. Берсе Теләче участогы, икенчесе – Үзәк участогы. Аларның мөдирләре билгеләнгән. Әлеге ике участок яңадан инструкторлык участокларына бүленә. Аларны 9 инструктор җитәкли. Һәр инструкторлык участогы санау участокларын бүленә. Безнең районда шундый 36 участок бар. Боларның һәрберсенә аерым сан алучы беркетелгән. Менә шулар үз участокларындагы халыкның исәбен алачаклар. Болардан тыш, стационар участоклар да оештырыла.

– Сан алуныклы әзерлек сорый торган җитди кампания. Бездә әзерлек эшләре ничегрәк бара?

Халык санын алучылар белән эш күптәннән башланды. Иң элек кадрлар тупланды. Бу эшкә элегрәк халык исәбен алуда катнашкан, тәҗрибәле кешеләргә өстенлек бирелде. Хәзер алар белән укулар оештыру, практик күнекмәләр бирү вакыты җитте. Укулар үткәннән соң алар тестлар яки имтихан бирергә тиешләр. Тест узмаганнар сан алу эшендә катнаша алмый. Сан алу участоклары мөдирләре 60 көн, инструкторлар 31 көн, сан алучылар 22 көн эшләячәк.

Әзерлек эшләренең иң күләмлесе – йорт хуҗалыкларының, хуҗалык кенәгәләре белән чагыштырылып, электрон базасы булдырылды. Торак пунктларның карталары, урам исемнәре, йорт номерлары яңартылды. Республика үзәге белән турыдан-туры электрон канал аша элемтә урнаштырылды.  

Сан алучыларның эше бик җаваплы һәм зур игътибар таләп итә. Монда халыкның да аларга карата ихтирамлы булуын сорар идек. Эш барышында төрле ситуацияләр туарга мөмкин. Мондый очраклар өчен эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә эшләү каралган.  

Әңгәмәдәш – Флера Шәкүрова