МАЯК
№182-186(12213) Азнакай
районы газетасы
16.07.2010
Сан алуга
кадәр 100 көн
Йортын тәртиптә
тоту-хуҗасының бурычы
Республикада, шул исәптән
районыбызда да Бөтенроссия сан алу кампаниясенә әзерлек
көннән-көн киңрәк колач
ала.
Мәгълњмати-аңлату эшләрен тагын
да активлаштыру максатында Татарстанда “Сан алуга кадәр 100 көн” проекты кабул ителеп
эшли башлады. Проект кысаларында күптөрле
һәм күпсанлы чаралар планы каралган. Шушы
көннәрдә “Маяк” газетасы
редакциясендә әлеге чараларның берсе-“Түгәрәк өстәл артында
сөйләшү” узды. Анда район башлыгы урынбасары
Наҗәт Нәгыймов, район Советының аппарат җитәкчесе
Илсөя Якупова, адреслы
хуҗалыкны тәртипкә салу буенча эшче төркем җитәкчесе, Азнакай шәһәре башкарма
комитеты җитәкчесе Закуан Идрисов, район ветераннар советы рәисе Миргасим
Кәримов, дәүләт статистикасының Азнакай бњлекчђсе ќитђкчесе Гөлниса Әхмәтшина, Азнакай шәһәре имам-мөхтәсибе
Әмирҗан хәзрәт, Әсәй авыл
башкарма комитеты секретаре Гөлназ Дәминова, халык санын алу буенча
район уполномоченныйлары Лена Гыймаева
һәм Гүзәлия Харисова катнаштылар.
Сөйләшүдә төп сүз районда халык санын
алуга әзерлек барышы,
кайбер килеп туган проблемалар хакында барса да, гомумән, бу
кампаниягә карата һәркем үз фикерләре белән
дә уртаклашты.
Район башлыгы
урынбасары Наҗәт
Нәгыймов:
-Вакыт
бик тиз
үтә, әлеге җитди
кампаниягә дә инде күп калмый, әзерлек финиш сызыгына керде. Барлык участокларда да чаралар план нигезендә, куелган
срокларда үтеп килә. Аларга
районның оешма-предприятиеләре дә беркетелде.
Әнә шулай бергәләп тотынсаң гына
әйбәт бара шул эшләр. Төп
идарәчеләре чит
шәһәрләрдә урнашкан кайбер ААҖләр предприятиеләре белән
проблемалар булып алса да, алары да шундук хәл ителә, каршылыклар
туганы юк, чөнки бу Бөтенроссия
кампаниясенә һәркем аңлап, җаваплы карый.
Эш планының үтәлеше участокларның җаваплы затлары, аларга беркетелгән
предприятиеләр җитәкчеләре,
гомумән, сан алуга тартылган
барлык хезмәткәрләр катнашында эшче тљркем џђм
комиссия утырышларында тикшерелеп
тора, проблемалар барланып,
аларны хәл итү юллары
ачыклана.
Әлбәттә,
участок биналарын әзерләү (телефонлаштыру, янгынга каршы чаралар күрү
һ.б), сан алучыларны туплау,
адреслы хуҗалык эшләрен
тәртипкә китерү белән беррәттән халык белән турыдан-туры
аңлату эшләре алып бару төп
мәсьәләләрнең берсе булып тора. Быел бу кампания муниципаль органнарга сайлаулар белән
бергәрәк туры килгәнлектән,
аңлату-масса эшләре тагын да колачлырак, нәтиҗәлерәк төс
ала. Һәр участокта махсус
стендлар, сан алу
кампаниясенә багышланган мәгълњматлар тупланган почмаклар булдырылды. Сан алуның халыкның социаль-демографик, икътисади
һәм милли характеристикасы
турында ничек бар-шундый, ягъни иң
дөрес мәгълүматлар туплау чарасы булуын райондашларыбыз
яхшы аңлый. Алар хөкүмәткә социаль
сәясәтне дөрес оештыруга төп нигез булып
тора. Бу-иң беренче чиратта җәмгыяви акция. Шуңа
да һәркем анда катнашуга
җитди карарга тиеш.
Сан алу
нәтиҗәләре озак сроклы перспективага эшли, илне кризистан
чыгару буенча карарлар кабул итү өчен генә түгел,
ә инде кризистан
соңгы чорда халыкның тормыш
дәрәҗәсен үстерүдә дә
алар үз ролен уйнар, дип өметләник.
Район Советының аппарат җитәкчесе
Илсөя Якупова:
-Аннары,
сан алуда катнашу ул бит әле
үзеңнең Конституция биргән гражданлык
хокукыннан файдалану да.
Үзеңне чын мәгънәсендә
илеңнең гражданины итеп
тою хисләрен нәкъ менә шундый
кампанияләрдә тагын да ныграк тоясың.
Синнән бернинди документ ише сорамыйлар, ә
яшең, белемең, яшәеш дәрәҗәң,
балаларың, гаилђ хђлећ,
мәшгульлегең һ.б хакында үз
авызыңнан чыккан, чынбарлыктагы
мәгълүматлар мөһим хөкүмәткә, шул рәвешле сан алучы аша ул
синең белән “аралаша”. Әйтик, аны синең нинди эштә
эшләргә теләвеңә кадәр кызыксындыра.
Адреслы
хуҗалыкны тәртипкә салу буенча эшче төркем җитәкчесе,
Азнакай шәһәре башкарма
комитеты җитәкчесе Закуан Идрисов:
-Комиссия утырышында шәхси йортларга саннарны бер өлге нигезендә язып
элү хакында сүз булып,
уртак фикергә киленде.
Урам исемнәре язмалары
җирле бюджет хисабыннан эшләнсә,
шәхси йорт хуҗалары аны
үзләре хәл итәргә тиеш. Авылларда аны бердәм өлге нигезендә
эшләтү биләмә органнары тарафыннан оештырылса,
шәһәрдә һәр
хуҗа йортын үзе кайгырта.
Әлбәттә, йорт саны әллә
каян матур булып күренеп
торса аны эзләп килгән
кешеләргә дә, көнкүреш, социаль,
медицина һ.б хезмәтләрдән килүчеләргә
дә уңайлы. Хуҗалыклар адресларын барлау эшләре Кәкре Елга, Чалпы, Илбәк авыл биләмәләрендә яхшы оештырылды. Урманайда, Азнакай
шәһәрендә бу
нәүбәттән бераз
җитешсезлекләр бар. Торак
милекчеләре ширкәтләре белән тыгыз
элемтәдә эшлибез. Яшелләндерү
һәм төзекләндерү предприятиесе
хезмәткәрләре дә хуҗалыклар адресларын
барлау эшенә бик
җаваплы карый.
Адмкомиссия тарафыннан
әледән-әле рейдлар
үткәрелә, торак департаменты
хезмәткәрләре дә киң тартылган.
Хуҗалык тотуның расланган
кагыйдәләре бар, халыктан аларны үтәүне таләп итәбез. Йортларга сан язылган тактачыкларны яћартасы булса, бу бер
дә баш бђласе булырлык
мәшәкать түгел. Моның белән МППБиО,
“Махаон” реклама хезмәте шөгыльләнә,
Актүбәдә Мөнир Әхмәдишинга
(телефоны-89600625680) мөрәҗәгать
итәргә мөмкин.
Район ветераннар
советы рәисе Миргасим Кәримов:
-Халык санын алу кампаниясендә өлкән буын инде берничә тапкыр катнаша. Агай-апаларыбыз аңа бик җаваплы карый. Ни
дисәң дә, алар күпчелек
өйдә тора, балалары, оныклары
өчен дә җавап тота алалар. Районда бүгенге
көндә 18 меңнән артык пенсионер яши, барлык халыкның 30 проценты дигән сүз бу. Сан алуның ни өчен кирәклеге,
җавап бирү тәртипләре хакында
ветераннарыбызга гел
аңлатып киләбез. Әле менә күптән
түгел генә авыллар,
оешма-предприятиеләр ветераннар советлары рәисләрен җыеп зур киңәшмә үткәрдек.
Дәүләт
статистикасының Азнакай бњлекчђсе ќитђкчесе
Гөлниса Әхмәтшина:
-Соңгы сан алудан соң 8 ел њтеп тђ китте.
Бу вакыт эчендђ илнећ социаль
џђм икътисади тормышы да нык њзгђрде. Боларның барсын да
саннар һәм фактларда
күреп-белеп тору халыкның үзенә дә бик кызыклы булыр
дип уйлыйм.
Быелгы
сан алуныћ методологик положениесе узган сан алуныкы белђн охшаш,
шућа књрђ
аларны чагыштырып карарга мљмкин булачак.
Шул
ук вакытта, бераз аермалар да бар. Бу юлы исђпкђ алу
битендђ торак шартлары буенча сорауларда яшђњ шартлары, ућайлыклары турында ќентеклђбрђк соралачак. Шулай ук миллђт, дђњлђт теллђрен белњ турында сораулар
ныграк уйланылган.
Азнакай
шәһәре имам-мөхтәсибе Әмирҗан хәзрәт:
-Районда күпмилләтле,
төрле дини багланышлы
халыклар яши. Шөкер, без бер-берләребезгә
кадер-хөрмәттә, њзара дус, татулыкта гомер кичерәбез, киләчәктә дә
шулай булсын. Телләребезне яшәтү, милли гореф-гадәтләребезне саклап
калу өчен хөкүмәтнең безгә
мөмкинлекләр тудыруы
өчен бик тә кирәк җан
исәбен алу.
Әсәй авыл башкарма комитеты секретаре Гөлназ Дәминова:
-Безнең авыл
җирлегендә әлеге мөһим кампания хакында халыкка аңлату
эшләре дәвам итә, тиешле мәгълњмат
тупланды. Авылда
үткән һәр чарада
сан алуга багышлап чыгышлар ясала...
Халык
санын алу буенча район уполномоченныйлары
Лена Гыймаева
һәм Гүзәлия Харисова сан алучыларны билгеләү, алар
белән эшчәнлеккә тукталдылар. Сан алучыларның күпчелеге югары белемле, халык белән уртак тел таба, сөйләшә белә, аларның проблемаларын аңлый һәм югары органнарга җиткерә
ала торган компетентлы
хезмәткәрләр, нигездә укытучылар, тәрбиячеләр, башкарма
комитетлар хезмәткәрләре. Районыбызда бу кампания чорында 300дән
артык сан алучы
эшлиячәк. Халыкның аларга
йөкләнгән вазифаны
аңлап, бусагадан каршы
алып, сорауларга
төгәл җавап бирүе сорала. Азнакайлылар мондый
вәзгыяви чараларда һәрчак актив булды, бу юлы да сан алу тәртип белән,
уңышлы башкарып чыгылыр,
дигән ышанычта калуларын
әйтте алар.
Түгәрәк өстәл артында
сөйләшүне газетага Лиза Нур әзерләде.