Яшел Узән муниципаль районының иҗтимагый – сәяси газетасы

 

 

№ 82-83 (2274)

16 июль, 2010 ел

 

                       

           

 

БАЛАЛАР ДА КЫЗЫКСЫНА

 

         Бөтенроссия халык санын исәпкә алу-2010 белән өлкәннәр генә түгел, балалар да кызыксына. 14нче лицейда үткәрелгән “Мәктәптә сан алу” дип аталган уен-чарада 40 укучы катнашты. Башта алар, дәуләт статистикасының Яшел Үзән бүлеге  хезмәткәрләре белән сөйләшеп, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап тапты. Икенче көнне үзләре мәктәп территориясендә җан санын алды. Монда барысы да чынбарлыктагы шикелле иде: сумкаларына анкеталар тутырган сан алучылар, мәгьлүмәт бирүчеләр... Балаларга бу чара бик ошады, алар эти-әниләренә дә җан санын алуның әһәмияте турында аңлатачакларын әйтте.

                                                                           Гүзәл Минһаҗева әзерләде