№ 83(9491)
22.10.2010г.
Халык
санын алу – 2010
Халык саны алына
Ил
күләмендә уздырылучы Бөтенроссия халык санын алу
кампаниясенең тугызынчы көне узып бара. Зәңгәр
шарф бәйләгән җанисәп алучылар бу
көннәрдә йорттан йортка йөреп кирәкле
мәгълүмат алу белән мәшгуль. Бер караганда гадәти
процесс кебек. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чөнки махсус
кәгазьгә язылган җаваплардан илнеке генә түгел,
милләтебез язмышы да хәл ителә.
Шәхсән
үзем, безгә кергән сан алучыдан бланкның алдагы
сорауларын сабыр гына
үткәреп җибәргәннән соң, милләт
дигән пунктка җиткәч, “Кем дип язасыз, “татар” дипме,
әллә “татарка”мы?” дип сорарга ашыктым. Җавап – “татарка”
булды. Чөнки бланкта сораулар урыс телендә язылган һәм
урыс кушымчасын кушмыйча коры “татар” дип язу – ул грамотасызлык булып санала
икән. Һәм гомумән, “татарин”, “татарка” дип язылсалар
да, җавап бирүчеләр татар булып
исәпләнәчәкләр дип аңлатты яшь ханым. Шулай
да соңгы вакытта үзәк матбугаттагы әлеге
мәсьәләгә кагылышлы язмалар сагаерга
мәҗбүр итә. ТР Дәүләт Советының
мәдәният, фән, мәгариф һәм милли
мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Рәзил
Вәлиев та халык санын алуга багышланган матбугат конференциясендә
бу уңайдан борчылуын белдерде. 2002 елда халык санын алу вакытында
төзелгән исемлек буенча, илдә 1840 төрле милләт,
кавем, этник төркеме барлыгы ачыкланган. Урыслар -3-4
төркемгә, башкортлар – 6-7гә, мари, удмурт, чуашлар – 7-8-9
төркемгә, ә менә татарлар – 100дән артык этник
төркемгә, кавемгә бүлгәләнгән. Быел
да шул хәл кабатланмасмы? “Татар”ны
һәркем үзенчә төрләндерә
башласа (әйтик, себер татарлары, мишәр, керәшен,
нугайбәк һ.б.), илдә ничә процент “чиста” татар калыр
икән?
Әмма,
яхшыга өметне өзмик. Кешеләр белән аралашканда да
шунысы сөендерә– халык бу кампаниягә зур ышаныч белән карый. Халык санын алу
мәсьәләләре буенча райондагы вәкаләте
вәкил Римма ханым Миннебаева да әлеге фикер белән
килешә. “Бездә халык бик аңлы. Һәр йортта сан
алучыларны көтеп алалар, сорауларга төгәл итеп җавап
бирәләр, әлегә аңлашылмаучанлыклар булмады”,– ди
ул. Район статистика бүлегеннән алынган мәгълүматлардан
күренгәнчә, 21 октябрьгә район халкының 74
проценты (22725 кеше) җанисәп алуда катнашкан. Байлар Сабасы буенча
бу сан 87 процентны тәшкил итә. Районда халык санын алу буенча
барлыгы 5 участок эшли. 20 инструктор 79 җанисәп алучы алып кайткан
мәгълүматларны туплап, кәгазьдәге саннарның
дөрес язылышарын тикшерәләр, төшеп калган кешеләр
юкмы дип барлыйлар. Бу эш бигрәк тә Мичән, Сатыш, Явлаштау,
Эзмә авыл җирлекләрендә зур оешканлык белән алып
барыла. Халык саны алучылар 25 октябрь көнне йортлар буйлап соңгы тапкыр
йөриячәкләр. Ә 25-29 октябрь
көннәрендә инструктор тарафыннан контроль йөрү
үткәрелә. Аның максаты: сан алуда катнашмыйча калучылар
юкмы, җанисәп алучы үзенә билгеләнгән
барлык йортларда да булганмы – әнә шуларны ачыклау. Башка еллардан
аермалы буларак, быелгы кампаниядә стационар участоклар да эшли. Аларда
бүгенге көнгә 403 кеше исәпкә алынган.
Халык санын
алуның гомуми нәтиҗәләрен без киләсе
елның апрель аенда белә алачакбыз.Сөендерерлек булсын иде
алар.
И.Илфирова