![]()

![]()
Яшел Узән муниципаль районының иҗтимагый – сәяси газетасы
23
№ 85-86 (2277)
июль, 2010 ел
Халык санын алу:
сорау һәм җаваплар

2010 ЕЛНЫҢ 14еннән 25 ОКТЯБРЬГӘ
КАДӘР БӨТЕНРОССИЯ ХАЛЫК
САННЫН ИСӘПКӘ АЛАЧАКЛАР
Халык
санын алу нәрсәгә кирәк?
Халыкның
саны, аның структурасы, илебез территориясендә аның урнашуы
турында төп мәгьлүмат халык санын алудан соң
ачыкланачак. Шушы мәгьлүматлар нигезендә социаль-икътисадый
программалар эшләнә.
Кемнең
исәбен алалар?
Хезмәте
буенча һәм шәхси эшләре буенча, чит илдә
булучыларны да кертеп, Россия Федерациясендә
яшәүчеләрнекен. Россия гражданы була торып даими чит
илдә яшәүчеләрнең исәбе кертелми. Моннан
кала, Россиядә вакытлыча (легаль яки легаль булмаган) яшәүче
чит ил гражданнарының да исәбе аланачак. Хәтта торыр урыны
булмаган бомжларныкын да.
Җанисәпне
алганда нәрсәләр турында сорашачаклар?
Илебезнең
барлык гражданнарына туган елы, урыны, гражданлыгы, милләте, никахта
булу-булмавы, яшәү чыганагы, мәшгульлеге турында сорау
биреләчәк. Яшәү урыны һәм торак шартлары
турындагы мәсьәләгә аеруча игьтибар
итәчәкләр. Сораулар шулай итеп төзелгән, аларга
җавап бирү өчен, озак вакыт кирәкми. Сан алучылар
үзләре дә: “Сан алучыларга, җавап бирү
өчен, 15 минут вакыт җитә, әммә бу Сезнең
10 ел тормышыгызда чагылачак!” – ди.
Сан
алу ничек барачак?
Сан
алучының документы бары тик җавап бирүче
сүзләреннән генә тутырылачак. Бернинди документлар да
таләп ителми.
Яшәгән
урыныгызда җанисәбегезне алачаклар. Статистларны сезнең
пропискагыз кызыксындырмый. Әгәр нинди дә булса
сәбәп аркасында сан алучы белән очраша алмыйсыз икән,
сан алу чорында стационар участокка килеп сорауларга җавап бирә
аласыз.
Минем
турында бөтен илгә?! Юк, кирәкми!
Халык санын алу
чоранды алынган барлык мәгьлүмат сер булып саклана. Сезнең
турында җыелган мәгьлүмат эшкәртелә торган
переписной биттә исем-фамилиягез, адресыгыз язылмый. Ул бары тик
рәсми статистик мәгьлүмәт
җыю өчен генә.
Гүзәл
Минһаҗева әзерләде
Дәүләт статистикасы
Яшел Үзән бүлегенең халык санын алу
үзәгенең кайнар линиясе 4 – 24 – 47.
Сайт ВПН-2010: www.perepis-2010.ru