МАЯК

№ 160-165 (12192)                                                                                                                                               Азнакай районы газетасы

25.06.2010

 БАЛАЛАР ДА САН АЛУГА ӘЗЕРЛӘНӘ

Бөтенроссия халык санын алуга хәзерлек кысаларында шәһәрнең мәктәп яны лагерьларында ял итүче 500ләп бала белән “Россиягә һәркем кадерле” шигаре астында  “Яшь сан алучылар” бәйрәме уздырылды. 11 лагерьда ял итүче кызлар-малайлар Балалар иҗат үзәгенә җыелды. Биредә аларны бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альбина Темирбулатова тәбрикләде һәм җәйге каникулларда күңелле ял итүләрен теләде. Яшь рәссамнар, сан алучылар, каләм тибрәтүчеләр арасында иҗади бәйгеләр оештырылды. Асфальтка ясалган рәсемнәрнең һәркайсы югары бәяләнде. Аларда узара дуслык, милли горурлык, туган җиргә мәхәббәт хисләре чагыла иде. Яшь журналистлар исә үзләре белән бергә ял итүчеләрдән генә түгел, узып баручылардан да үз телләрендә интервью алдылар, ягъни аларның сан алу кампаниясе турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булулары белән кызыксындылар. Җаваплар алдан әзерләнгән сорау алу битләренә төшерелде.

Җыр-биюле чыгышлар белән үрелеп барган бу бәйрәм һәркем өчен истә калырлык оештырылган иде. Бәйрәмдә катнашучы командаларга статистика бүлегенең Мактау грамоталары тапшырылды.  23 июнь көнне, мәктәп яны лагерьларының ябылу тантанасында да сан алуга багышлап бәйгеләрдә иң актив катнашучыларга шулай ук Мактау грамоталары, сувенирлар тапшырылды.         Лена Гыймаева, халык саны алу һәм аны үткәрү буенча район уполномоченные.