“Туган як”

Чүпрәле районы газетасы

 

№ 58 (8496)

28.07.2010.

 

 

Килешүләр төзелде

  

     Бөтенроссия халык санын исәпкә алу вакыты якынлаша барган саен, районда моңа хәзерлек эшләре дә киңрәк колач ала бара.

     Район буенча халык санын исәпкә алу буенча башкарылырга тиешле эшләр график нигезендә алып барыла, аның үтәлеше контрольда тотыла. Моңардан тыш, әлеге мөһим кампаниягә кагылышлы мәсьәләләрне үз эченә алган видеоконфиренцияләр даими үткәрелеп тора. Анда халыкны исәпкә мәсьәләләре буенча район вәкилләре катнашып, башкарылган эшләргә хисап тоталар, алдагы көннәргә бурычлар билгеләнә, үзара тәҗрибә уртаклашалар.

     Бүгенге көнгә районда халык санын исәпкә алуны үткәрү планының оештыру эшләре күптән төгәлләнде, хуҗалыкларның адресларының төгәллеге кабат барланды. Шулай ук инструкторлык – исәпкә алу һәм хисаплау участоклары өчен биналар сайлап алу тулысынча төгәлләнде. Район җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы белән ике арада бу турыда килешүләр төзелде. Халыкны исәпкә алу чорына 20 бина арендага сайлап алынды, шул исәптән, 4 исәпкә алу һәм 16 инструкторлык участоклары. Алдагы көннәрдә шушы чорда транспорт чараларыннан, элемтә хезмәтеннән  файдаланган өчен килешүләр төзүгә хәзерлек эшләре алып барыла. Хисапчылар исемлеге дә булдырылган һәм ике яклы сөйләшүләр үткәрелде. Халыкны исәпкә алу вакытында участокларда җаваплы кешеләр билгеләү өлкәсендә якынча исемлек булдырылды. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре катнашында исәпкә алу участокларын кабул итү вакытлары килешенде. Торак пунктларда имин булмаган гаиләләрне һәм билгеле яшәү урыннарына теркәлмәгән затларны ачыклау буенча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре нәтиҗәле эш алып баралар. Мондый очраклар билгеле булса, хисапчылар милициянең озатып йөрүеннән файдаланачак. Халык санын исәпкә алу вакытында хисапчыларга тору урыннарында җавап бирергә теләүмәүче гражданнар үзләре стационар исәпкә алу участогына килеп, мәгълүматлар бирә алалар, моның өчен андыйларга исәпкә алу участогы адресы һәм телефон номеры күрсәтелгән белешмәләр бирелә.

 

Нурислам Хафизов