![]()

Яшел Узән муниципаль районының иҗтимагый – сәяси газетасы
№ 87 (2278)
28
июль, 2010 ел

БЕРӘҮ, ИКӘҮ,
ӨЧӘҮ...
БЕЗ
НИЧӘҮ?
Яшел Үзән
дәүләт статистика бүлеге хезмәткәрләре
14 октябрьдә башланачак халык санын алуга үтә җитди
әзерләнә. Халык санын алуда катнашачак
хезмәткәрләр – сан алучылар, инструкторлар, участок
мөдирләре инде сайланып алынган. Бөтенроссия халык санын алу
буенча уполномоченныйлар сан алуда катнашучылар белән максатка
юнәлешле эш башлаган.
![]()
Әлифел Таразова
Безнең һәркайсыбыз
турындагы мәгьлүматларны, ягьни халыкны кемнәр язып
йөрер? Дәүләт
күләмендәге бу мөһим эшкә
дәүләт статистика бүлеге кемнәрне
җәлеп итә? Бөтенроссия халык санын алу буенча уполномоченый
Альбина Рәхмәтуллина белән халык санын алуда катнашучы
кадрлар турында сөйләшәбез.
- Ил күләмендәге бу
әһәмиятле вакыйгага дәүләт статистика
бүлеге күптәннән әзерләне башлаган иде
инде, дип сөйли ул. – Белгечләр туплау эше төгәлләндә
дип эйтсәк тә ярый. Шәһәрдә һәм
районда сан алуда барысы 683 кеше катнашачак. Шәһәрдә -
15, районда 9 сан алу участогы төзелде, аерым алганда, Осиново,
Әйшә, Ключи, Ачасыр, Түбән Вязовые, Норлат, Васильевода
(анда хәттә өчәү). Август башында участок мөдирләрен һәм
инструкторларны укытсак, анныры турыдан-туры сан алу белән
шөгыльләнүчеләрне укытачакбыз.
-
Сан алуда катнашучы хезмәткәрләрнә нинди принциптан
чыгып сайлап алдыгыз? Безнең хактагы мәгьлүматларны кем язып
алачак?
- Хәтерләгән
булсагыз, 2002 елда халык санын алу үткәрелгән иде. Аннары
авыл хуҗалыгында сан алу булды. Менә шушы ике зур эштә
катнашып, билгеле бер тәҗрибә туплаганнарга быелгы сан алуда да
зур өстенлек бирелде, гомумән, әдәпле, халык арасында
билгеле бер абруй казанган, югары белемле, компетентлы кешеләрне сайлап
алырга тырыштык. Әйтик, Мулла Иленнән Гөлсинә
Сәлахиева, Зур Ключидән
Резидә Галиуллина, Норлаттан Рәмзия Әлмиева, Олы Ачасырдан
Әлфия Кадыйрова, Осиноводан Наталья Панькова, Яшел
Үзәннән Валентина Ушакова, Вера Любинаның бу
эштә, кем әйтмеш, азау теше чыккан. Укытучылар да, пенсионерлар да,
элегрәк елларда җаваплы вазыйфаларда эшләгәннәр
дә бар. Халык саннын алырга теләк белдерүчеләр арасында
студентлар да, аерым алганда, механика көллияте, суднолар төзелеше
техникумы, медицина училищесында белем алучылар да шактый. Безнең
студентларны практикага алыгыз әле дип, Казанның кайбер вузлары
үзләре үк мөрәҗәгать итте. Кадрлар
туплаганда булачак хезмәткәрнең почеркына да игьтибар иттек,
чөнки кеше турындагы мәгьлүмат кулдан язылачак бит.
-
Сан алучы кеше кыю да, үткен дә булырга тиеш кебек миңа. Урам
тулы хуҗасыз этләр. Бомжлар, проблема китереп чыгара торган начар
гаиләләр дә күп. Шәһәр фатирлары,
атом-төш коралы нурлары үтеп керә алмаслык крепость кебек,
өчәр кат тимер ишек белән ныгытылган, домофонга җавап
бирмәүчеләр дә бар. Сан алучы җылы сүзе
белән тимер капкаларны ачтырырлык илаһи көчкә ия
булырга тиеш, минемчә.
- Соңгы елларда
җәмгыятьтә сез санап киткән проблемаларның барлыкка
килүе беребезгә дә сер түгел. Этләр дә
куркыныч. Узган елларда сан улу вакытларында эт тешләгән очраклар
булды булуын, әмма без алдан саклык чараларын күрәбез. Начар
гаиләләргә эчке эшләр идарәсе
хезмәткәре белән бергә барырга планлаштырабыз. Авыру
гаиләләрне ачыклауда шәһәрдә дә,
районда да социаль хезмәткәрләр ярдәмгә килер дип
ышанабыз, чөнки алар халык белән даими тыгыз элемтәдә
эшли.
-
Шулай да була,
кайберәүләр кешене үз өенә,
үзенең фатирына кертергә теләми, бигрәк тә
шәһәр җирендә яшәүчеләр. Андый
очракта сан алучының сорауларына ничек җавап бирергә соң?
- Шәһәр дә,
район да участокларга бүленгән дип әйтеп киткән идем
инде. Һәр участокка махсус бина бирелде. Районда участоклар,
нигездә, авыл җирлеге бинасында урнашачак, йә булмаса,
мәктәптә, мәдәният йортында. Авыл җирлеге,
дәүләтнең урындагы власть органы буларак, сан
алуның барышын контрольдә тотачак, сан алучыларга
һәртөрле ярдәм күрсәтәчәк.
Үзең турындагы мәгьлүматны дәүләт
статистика бүлегенә һәм
шәһәрдәге махсус билгеләнгән стационнар
участокка (адреслары басылачак) килеп тә бирергә мөмкин.
-
Альбина Рахимовна, сан алучылар кешедән шәхесне раслаучы документ
таләп итәргә хаклымы?
- Кеше үзе әйткән
мәгьлүматлар буенча гына язып ала саналучы. Бернинди документ та
кирәкми, хәттә паспортың булу да
мәҗбүри түгел. Өстәп, шуны да
әйтергә кирәк, кеше үзе турындагы бөтен
информаөия – не прописка урынында түгел, бәлки төп
яшәү урынында бирә. Бу бигрәк тә авылда
әти-әнисе йортында пропискага кереп,
шәһәрдә кеше фатирында торучыларга кагыла. Аларны
яшәгән урыннарында язачаклар.
-
Халык санын үткәрү вакыты – октябрь көзге пыскак
яңгырлар чорына туры килә. Һава торышы эшнең барышына
нинди дә булса йогынты ясар дип уйлыйсызмы?
- Дөресен
әйткәндә, безгә берсе дә ярамый: кыш салкын
дибез, җәйге челлә дә күңелгә хуш
килмәде. Урамда да һава торышы нинди булуга карамастан,
өйдә - тыныч, дөньялар имин булсын. Сан алучыларны, татар
халык мәкалендәгечә, такта чәем, якты чыраем дип,
елмаеп каршы алсыннар.