Чүпрәле районы газетасы

 

№ 76 (8514)

29 сентябрь, 2010 ел

 

Вакыт җитеп бара

     Муниципаль органнарга сайлаулар артыннан ук, 14 октябрьдә Халык санын исәпләү дә башланачак. Өйләрегезнең ишеген таныш булмаган кеше шакыса, куркып калмагыз, аның исәпкә алучы булуы мөмкин. Хәер, таныш түгел дию дэ дөреслеккэ үк туры килмәс. Чөнки күп очракта исәпкә алучы вазифасына шул ук авылда яшәүче кешеләр билгеләнде. Халык санын исәпкә алуның никадәр мөһим кампания икәнлеге инде һәркемгә мәгълүм. Шулай булмаса, патша заманнарыннан ук кеше санын исәпләмәсләр иде. Монысында да, нәтиҗәләр мәгълүм булгач, җитешмәүчәнлекләр төзәтелер, юк, әмма кирәк булганнар барлыкка китерелер дип өметләник. Һәрвакыттагыча, яхшыга...

     Редакция журналистлары да халык санын исәпкә алу турында актив яздылар. Моннан алдагы санда чыккан “Бүленгәнне – кая? Бүрегә?..” язмасы уңаеннан шалтыратулардан кала, милләтебезгә битараф карамаучылар редакциягә килеп тә теләктәшлек белдерделәр. Шундый алдынгы карашлы, актив укучыларыбызга, аерым алганда Заһид ага Айзятовка, Рафаил Субаевка, Р. Айметдиновка рәхмәт әйтәбез.

    Татар һәрвакыттагыча татарлыгын итәр, бердәм булыр, бергә һәм уяу булыр.

Резидә Җамалтдинова